Баш киеменнән башка урамда йөрүләр куркыныч

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Еш кына кышкы чорда урамда яки ачык спорт мәйданчыкларында баш киемсез яшь һәм кайчагында яшь булмаган кешеләрне очратырга мөмкин.

Фәнни расланганча, бүрексез йөрергә мөмкин булган иң түбән температура - 5º С, коры җилсез һава торышы булганда. Кар, яңгыр яуса, салкын җил искәндә, баш киемен уңай температурада да киергә кирәк.

Артык суыну иммунитетның гомуми кимүенә һәм кискен ялкынсыну процессларының үсеш куркынычы артуга китерә.  Баш мие тышчасының ялкынсынуы – менингит аеруча куркыныч тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International