«Рубин» футбол клубы уенчылары РМПҮ спорт медицинасы бүлегенә килеп киттеләр

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

«Рубин» футбол клубы уенчылары сәламәтлек торышын чираттагы тикшерү өчен «РМПҮ» ДАССУнең спорт медицинасы бүлегенә килеп киттеләр.

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең спорт медицинасы бүлегендә «Рубин» футбол клубы спортчыларын план буенча медицина тикшерүе узды.

Команда уенчылары офтальмологта, травматологта, отоларингологта, неврологта, стоматологта һәм терапевтта булдылар. Шулай ук спортчылар функциональ тикшеренүләр уздылар һәм спорт медицинасы буенча табиб бәяләмәсен алдылар.

Спортчылар беренче кышкы җыелу алдыннан интенсив режимда күнегүләргә керешергә әзер.

Фоторәсемнәр: «Рубин» футбол клубының рәсми сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International