КДМАдә М.З. Сигалның 100 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 15 гыйнварында Казан дәүләт медицина академиясендә күренекле датага – бөек галим, табиб һәм педагог, медицина фәннәре докторы, хирургия һәм онкология кафедрасы профессоры, ТАССРның һәм РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе Мойше Зельман улы Сигалның 100-еллыгына багышланган тантаналы чара узачак.

КДМА музеенда М.З. Сигалның фәнни эшләренең күчмә күргәзмәсе оештырылачак, шулай ук килүчеләр игътибарына профессорның шәхси коллекциясеннән экспонатлар тәкъдим ителәчәк. 12:30 сәгатьтә КДМАнең актлар залында күренекле кеше истәлегенә багышланган фильм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International