Әлмәт табиблары кисәтәләр: кыш – җәрәхәтләнү сезоны

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Кыш – артык җәрәхәтләнү вакыты, һәм травмалар буенча медицина учреждениеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрнең ешлыгы 2-3 тапкыр арта. Моның сәбәбе –  бозлавык, иртә караңгылану, тайгак аяк киеме һәм биек үкчәләр. Күпләр кар белән капланган бозны сизми дә, нәтиҗәдә, егыла һәм төрле тән җәрәхәтләре ала.

3нче номерлы Әлмәт шәһәр сырхауханәсенең травматология пунктына (көн саен һәм тәүлек буе эшли торган) 1 нче гыйнвардан башлап 13 нче гыйнварга кадәр 761 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте, шуларның 202се – бала. Өлкәннәр арасында 110 сыну һәм балалар арасында 37 сыну очрагы теркәлгән. Шуны истә тотарга кирәк, кышын гади ашыгычлык мондый бәхетсезлек очракларының сәбәбе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International