«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча һәм «Бердәм Россия» эгидасы астында, республикада авыл халкына мобиль сырхауханәләрдә медицина тикшерүләрен үткәрү проектын башлап җибәрделәр.
Шушы көннәрдә күчмә медицина комплексы Чистай муниципаль районының Луч авылында эшли башлады. Чистай ҮРХнең баш табибы Рәис Мостафин, урынбасарлары белән бергә, мобиль сырхауханәнең эше белән танышу өчен авылга чыкты. Хастаханә җитәкчелеге дәвалау учреждениеләре белгечләренең үзара хезмәттәшлеге регламентын, бердәм эш графигын һәм тәртибен алдан ук билгеләде. Мөстәкыйль рәвештә сырхауханәгә барып җитә алмаган өлкәннәр һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен махсус транспорт бүлеп бирелгән. Беркетелгән территория буенча Чистай районында яшәүчеләргә медицина тикшерүен ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе белгечләре үткәрә.