Өлкән буын (65 яшьтән өлкәнрәкләр) гражданнарына өйдә медицина ярдәме күрсәтү буенча пилот проектында катнашу өчен шәхси медицина оешмалары чакырылалар.
2019 елның 27 декабреннән № 1915 «Россия Федерациясе гражданнары булган 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк, шул исәптән авыл җирендә яшәүче затларга медицина-социаль хезмәтләр күрсәтүгә шәхси медицина оешмаларын җәлеп итү буенча пилот проектын Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашыру турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карарын гамәлгә ашыруның төп шартлары турында мәгълүмат белешмәсе (алга таба – № 1915 карар).
2020 елда № 1915 карарны үтәү йөзеннән шәхси медицина оешмаларын өлкән буын гражданнарына (65 яшь+) медицина ярдәме күрсәтүгә җәлеп итү буенча пилот проект гамәлгә ашырыла (алга таба – пилот проекты).
Пилот проектын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру 13 муниципаль территориядә («Демография» илкүләм проектларының «Өлкән буын» региональ проекты) гамәлгә ашырылачак: Әлмәт, Арча, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тукай, Чистай муниципаль районнары, Чаллы шәһәре.