Әлмәтнең 100 нче яңа яшәүчесе 16 гыйнварда 10: 35 туды, авырлыгы 3695 кг, буе 57 см. Татьяна һәм Таһир Гыймрановлар гаиләсендә дөньяга килде. Яшь әти-әни улына Әмир дип исем куштылар. Ул үзенең беренче документына – туу турында таныклыкка ия булды.
Сабый хәзер яңа кеше генә түгел, ул – нефть башкаласы һәм бөтен Татарстан тарихының бер өлеше. Аңа безнең республика ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм иткән елны туарга туры килде.
Бүген 100 нче сабый хөрмәтенә бала тудыру йортында тантаналы чыгарылыш узды. Бәхетле ата-ананы бала туу белән район башлыгы Тимур Нагуманов, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, ЗАГС идарәсе вәкилләре, табиблар, туганнары котладылар.