3 эш урынына исәпләнгән рентгенодиагностика комплексы «ТР ССМ РКОД» ДАССУсенә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Татарстан Республикасында онкологик авырулар белән көрәш» региональ проекты кысаларында китерелде.
Ике комплекс Әлмәттә һәм Яр Чаллыда РКОД филиалларында (һәрберсендә берәр комплекс) урнаштырылган. Тагын берсен Казанда Республика онкодиспансерында урнаштырганнар.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектында Онкология авыруларына каршы көрәш өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында онкологик ярдәм җиһазлар хисабына үтемлерәк һәм нәтиҗәлерәк була башлады, ул авыруларны иртә стадиядә диагностикалау мөмкинлеге бирә, бу күпчелек очракта уңышлы дәвалауның нигезе булып тора.