Казанда «Идел буе федераль әйләнә-тирәлегендә педиатрия һәм балалар хирургиясе» IX Россия фәнни - гамәли конференциясе эшен башлады.

2012 елның 20 ноябре, сишәмбе
20-21 ноябрьдә Казанда  халыкара катнашу белән «Идел буе федераль әйләнә-тирәлегендә педиатрия һәм балалар хирургиясе» IX Россия фәнни - гамәли конференциясе үтә.
Конференциядә Россиянең төрле шәһәрләреннән, Израильдән һәм Бельгиядән белгечләр катнашачак.
Шушы 2 көн эчендә 30дан артык симпозиум, практик табиблар өчен 2 мәктәп үтәчәк, медицинаның актуаль бүлекләре буенча 10 лекция укылачак. Телекүперләр, түгәрәк өстәлләрдә балалар сәламәтлеген саклауны оештыруның актуаль сораулары турында әңгәмә үткәрү планлаштырыла. Конференция кысаларында VI ел саен була торган «Педиатриядә заманча фармакотерапия һәм дәвалаулы туклану» күргәзмәсе үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International