Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә реанимация, яңа туган балалар патологиясе бүлегенең һәм яңа туган балалар бүлегенең неонаталь профильле шәфкать туташлары өчен укулар башланды. Дәресләр симуляцион класста үткәрелә.
Укыту яңа туган балаларда кендек артериясе катетерыннан кан алу методикасы һәм үзенчәлекләре буенча уза. Дәресләрне яңа туган балаларны реанимацияләү һәм интенсив терапия бүлегенең югары категорияле шәфкать туташы, яңа туган балаларны реанимацияләү буенча эчке укытуны оештыру тьюторы Шаратова Ольга Павловна алып бара.