КБМҮнең педиатрия бүлегенең кечкенә пациентлары уколлар өчен уенчыклар алалар

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһ. КБМҮнең педиатрия бүлегенең процедура кабинетында «батырлык тартмасы» урнаштырылды. Проект инициаторлары – «Инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге» АКБО, «ТР Игелек Планетасы» һәм «Игелеклеләр клубы» хәйрия фонды ярдәмендә шушы көннәрдә тартма яңа уенчыклар белән тулыланды.

Батырлык тартмасы – ул тылсымлы тартма, аннан бала, анализлар тапшыру кебек медицина манипуляцияләрен түзеп, курку хисен җиңгәне өчен үзенә бүләк сайлый ала. Оештыручылар фикеренчә, уенчык бала өчен үзенчәлекле юаныч булып тора һәм күз яшьләрен тизрәк киптерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International