Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8525 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1006 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 722 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 40 тапкыр чыктылар. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 37 кеше зыян күрде, 22 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга табиблар 14 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 70 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 7060 чакыру үтәлгән, шул санда көчле миокард инфарктлары – 42, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 200.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 268кә артты (авырулар һәм бала табу исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ - 2гә, инсультлар - 32гә, бала табу - 6га артты. Чакырулар саны янгыннар буенча - 4кә, көчле миокард инфарктлары буенча - 21гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 42гә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп юнәлтү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.