«Татар-Информ» МАда ЛОР-органнар авыруларын профилактикалау турында сөйләделәр

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда 3 февральдән башлап 12 февральгә кадәр «ЛОР-органнар авыруларын профилактикалау» дигән тематик ункөнлек уза. Бүген «Татар-Информ» МАда ункөнлеккә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Казан шәһәренең 16 нчы номерлы ШКХ лор-бүлеге мөдире, табиб-оториноларинголог Екатерина Лаптева, Балалар республика клиник хастаханәсенең табиб-оториноларингологы Ильмира Нифталиева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече – гомуми практика табибы Люция Фейсханова җавап бирделәр.

ЛОР-органнар авырулары ешрак йогышлы авырулар белән бәйле, бигрәк тә кышкы чорда таралган. Организмның туңуы яки зарарлану чыганагы белән һава-тамчы яки көнкүреш ысулы белән тәэсир итешү нәтиҗәсендә организмга эләккән йогыш  аркасында ангина, ринит, синусит, трахеобронхит һәм башка ЛОР-авырулар белән зарарлану барлыкка килә. Бу ЛОР-авыруларның чыганаклары булып  А һәм В гриппы вируслары, парагрипп вируслары, респиратор йогышы, аденовируслар, риновируслар, энтеровируслар һ.б. тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International