ТКҮРКПХ психологлары Роза Фәхретдинова һәм Гөлсөяр Исмәгыйлева онкологиядән терелеп килүчеләр белән чираттагы дәрес үткәрделәр һәм эчке ресурсларны арттыру турында сөйләделәр, шулай ук архитепик битлекләр ясау буенча арт-терапия техникасын күрсәттеләр.
«Бу битлекләр безгә тормыш өчен мөһим ресурслар яшерелгән мөһим урыннар белән элемтәгә керергә ярдәм итә, - дип аңлатты онкология белән көрәшүче ханымнарга психолог Р.Фәхретдинова. - Сынаулар артык авыр булганда, без кайвакыт җиңә алмабыз кебек, көчебез юк диярлек, газаплар беркайчан да тәмамланмас дип уйлыйбыз – мондый мизгелләрдә бездән көчлерәк булган берәүнең безгә ышаныч бирүе мөһим. Катлаулы ситуацияләр аша узарга безгә эчке көч булыша, шулай булгач, без гармонияне һәм тынычлыкка ышанычны торгызабыз».