РКОДда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында китерелгән җиһазда уникаль лапароскопик операция уздырдылар

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

РКОДның урология бүлегенең табиб-онкологлары Айрат Бариев һәм Георгий Басиашвили уникаль лапароскопик операция – «уретроцистоанастомоз фибринлы клей белән радикаль нерв саклаучы простатэктомия» үткәрделәр. Хирургия тыкшынуларының аз инвазив методикаларын үткәрү өчен җиһаз «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында китерелде. Хәзер операциянең заманча төре онкодиспансерның урология бүлеге пациентлары өчен ачык булды.

Бу ысулның үзенчәлеге шунда ки, куык-уретраль сегментта җөйсез методика кулланыла. Бу исә, үз чиратында, оператив тыкшынуның дәвамлылыгын, анастомоз җөйләрнең җитешеп өлгермәү куркынычын, өзлегүләр барлыкка килү һәм операциядән соң кан агу ихтималын киметә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International