ТАССР һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасының 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә яңа проект – «Татарстанның 100 табибы» интервьюлар сериясен башлап җибәрде. Проект кысаларында без Татарстанның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур өлеш керткән 100 медицина хезмәткәренең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләячәкбез. Күптән түгел без РФ атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган табибы, 25 ел сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Республика профсоюз оешмасын җитәкләгән Нина Александровна Шахторина белән әңгәмә кордык.
Бүгенге әңгәмәбезнең герое – Казан шәһәренең «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУнең баш табибы Фәрит Шәриф улы Галәветдинов, перспективалы һәм талантлы җитәкче, медицина фәннәре кандидаты, табиб-хирург, ул Татарстан тарихында беренче тапкыр йөрәкне күчереп утыртуны оештырган команданың бер өлеше булды.