Яр Чаллы шәһ. КБМҮнең матди-техник базасын «Орторент вело» дигән балаларның хәрәкәт активлыгын торгызу өчен заманча тренажер тулыландырды. Яңа медицина җиһазы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, балалар сәламәтлек саклавын үстерү» региональ проекты кысаларында куелган. Аппарат КБМҮнең балалар сырхауханәсенең торгызу медицинасы бүлегенең дәвалау физкультурасы залында урнаштырылган.
КБМҮнең балалар сырхауханәсе мөдире Екатерина Семушкина тренажерда дәвалау процедуралары терәк-хәрәкәт аппараты бозылуга бәйле авыруларны дәвалаганда һәм профилактикалауда кулланыла дип сөйләде. Бу җайланма дәресләре аякларның мускул тукымасын ныгытырга, веноз һәм лимфатик агымны яхшыртырга, шулай ук кешенең аяклары симметрик һәм бер үк амплитуда хәрәкәт итә алуын формалаштыра. Тренажерның үзенчәлеге шунда ки, педальләр бирелгән программа буенча әйләнәләр һәм йөкләнешнең параметрларын җайга салу мөмкинлеге бар.