Казанда хезмәт өлкәсендә ВИЧ профилактикасы буенча 4 яклы килешү кысаларында инициатив төркемнең беренче утырышы узды. Татарстан Республикасы предприятиеләрендә, оешмаларында һәм учреждениеләрендә хезмәт коллективларында ВИЧ/СПИДны профилактикалау эшен алып бару буенча Килешүгә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы арасында кул куелды.
Килешүнең өстенлекле максаты – хезмәт коллективларында ВИЧ/СПИД профилактикасы буенча чаралар системасын нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыру.