28 гыйнварда Яр Чаллы шәһ. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Ел буе республикада бу мөһим датага багышланган мәдәни һәм социаль чаралар уздырылачак.
Безнең дәүләтнең булдырылуының башында торган, шул елларның вакыйгаларында катнашкан кешеләргә – Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Социалистик Хезмәт Геройларына һәм Татарстан үсешенә, аның социаль-икътисади потенциалын, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны ныгытуга, мәдәни һәм рухи мирасны арттыруга зур өлеш керткән башка татарстанлыларга аерым зур игътибар биреләчәк.