Адель Вафин сәламәтлек саклау тармагын үзгәртеп кору программасын тормышка ашыру буенча киңәшмәдә катнашты

2012 елның 23 ноябре, җомга
Кичә ТР сәламәтлек саклау министры бурычларын үтәүче Адель Вафин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец үткәргән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә  катнашты. Киңәшмә барышында җирле үзгәртеп кору программаларын тормышка ашыру, һәм шулай ук «Сәламәтлек» милли проектын һәм демографик ситуацияне яхшырту чараларын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләшенде.
Сайланма киңәшмәдә  Татарстан Республикасының халык үлеме санын киметү буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында икенче урынны алуы турында әйтелде.

Ирешкән нәтиҗәләр өчен Россия Хөкүмәте республикага 1,44 миллиард сум акча билгеләү турында карар кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International