Түбән Кама шәфкать туташларын эмоцияләр белән идарә итәргә өйрәттеләр

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Психолог Татьяна Савельева ТКҮРКПХнең кабул итү бүлмәсенең шәфкать туташларын үз хис-тойгылары белән идарә итәргә өйрәтте. Белгеч сүзләренә караганда, кабул итү бүлмәсендә эшләү аерым психологик күнекмәләр таләп итә.

Психолог ике көн дәвамында шәфкать туташлары белән әңгәмә корды гына түгел, ә һәрвакыттагыча, практика белән дә нәтиҗәне беркетте. Бу юлы, кабул итү бүлмәсе коллективы алдында үз-үзеңне ясау һәм хис-тойгыларның кайда яшәвен ачыклау бурычы торды. Татьяна Владимировна рәсемнәр буенча психосоматик авыруларның булуын һәм эмоциональ яну дәрәҗәсен билгеләде. Шулай ук ул кыска вакыт эчендә үз-үзеңне ничек торгызырга мөмкин булуын күрсәтте. "Бу күнегүләрне еш кабатлаган очракта, даими эмоциональ тотрыклылык гарантияләнә", – дип ышандырды Татьяна Савельева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International