Сигезенче ел рәттән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча Идарәсе һәм «Таттехмедфарм» ДУП белән берлектә КДМУ масштаблы һөнәри юнәлеш бирүче чара «Ак халатлы фәрештәләр» Медицина фестивале үткәрә.
Узган елларда Фестивальне уздыру тәҗрибәсе Казан ДМУны тәмамлаучыларына һәм потенциаль абитуриентларына әлеге чараларның кирәклеген күрсәтте. Ай саен фестиваль кысаларында бик күп кызыклы чаралар уза, аларга 3,5 меңгә якын кеше йөри.