ТКҮРКПХнең баш табибы Габибулла Әхмәдов медицина югары уку йортларын тәмамлаучылар белән очрашты. Очрашуга медицина югары уку йортларында максатчан юнәлеш буенча белем алучы чыгарылыш курс студентлары килделәр.
Баш табиб Габибулла Әхмәдов булачак хезмәттәшләренә табиблар, ТКҮРКПХне эш урыны итеп сайлап, нинди бонуслар ала алулары турында җентекләп сөйләде. Беренче чиратты сүз торак мәсьәләсе турында барды. Яшь белгечләргә, гаиләле һәм гаиләсез булсалар да, бушлай арендалы торак бирелә. Коммуналь хезмәтләр өчен генә түләргә кирәк, калган чыгымнарны хастаханә үз өстенә ала. Бу муниципалитетның ярдәме аркасында мөмкин булды. Өстәвенә, фатирлар яңа районда урнашкан һәм кирәкле техника, мебель белән тулысынча җиһазландырылганнар.