Саба ҮРХдә магнит-резонанс томографиясе кабинеты барлыкка килде

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Саба ҮРХдә «Барсмед» ҖЧҖнең магнит-резонанс томографиясе (МРТ) кабинеты ачылды. Эшнең беренче көнендә Саба муниципаль районы җитәкчесе Рәис Миңнеханов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының техник контроль һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Эдуард Шиварских, «Саба ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Марат Юсупов, «Барсмед» ҖЧҖ җитәкчелеге һәм район халкы катнаштылар.

Мондый дәрәҗәдәге җиһазның барлыкка килүе –пациентлар өчен дә, табиблар өчен дә бөтенләй яңа мөмкинлекләр ул. «БАРСМЕД» өчен ул европа стандарты буенча комплектланган җиденче эре филиал, Казан, Бөгелмә, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән, Зәй шәһәрләрендәге бүлекчәләр белән беррәттән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International