Мәскәүдә медицина туризмын үстерү турында фикер алыштылар

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Чит илләрдәге медицина туризмын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы Мәскәүдә узды. Очрашуның рәисе – Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай.

Катнашучылар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының бурычлары спектрына керә торган «Медицина хезмәтләре экспортын үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру буенча эшчәнлекне үстерү турында фикер алыштылар.

БРКХ баш табибының үсеш буенча урынбасары Алла Гомәрова Татарстанны тәкъдим итте. Утырыш барышында катнашучылар медицина хезмәтләрен экспортлау күләмен арттыру буенча чаралар комплексы, 2020 елга «экспорт хезмәтләре» стратегиясен гамәлгә ашыру турында докладлар тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International