БРКХнә «Сәламәтлек» һәм «Яшәү шәп» телепрограммалары җитәкчесе Елена Малышева килеп китте. Танылган телетапшырулар алып баручы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озатуында Татарстан клиникасының эше белән танышты. ⠀
БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов кунаклар өчен учреждение буенча экскурсия үткәрде. Төзелеш стадиясендә булган онкогематология үзәгенә аерым игътибар бирелде.