Казанга Кытайдан килгән россия туристлары турында мәгълүмат

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елның 31 гыйнварында Казан аэропортына Кытайдан россия туристлары кайттылар. Кайтучыларны санитар-карантин пункт хезмәткәрләре һәм медицина хезмәткәрләре каршы алды.

Барлык 342 пассажир һәм экипажның 16 әгъзасы сораштырылды, ОРВИ симптомнары барлыкка килгәндә һәм температура күтәрелгәндә табибларга мөрәҗәгать итү кирәклеге турында мәгълүмат бирелде.

Барлык 358 кешенең дә яңа коронавирус белән зарарланмаганлыгын белү өчен борын-тамактан мазоклар алынган. Анализ нәтиҗәләре дүшәмбе көнне әзер булачак, барлык килгән туристларга да оператив хәбәр ителәчәк. Вәзгыять республика җитәкчелеге һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International