2020 елның 21 февралендә Казанда Россия Флебологлары ассоциациясенең региональ белем бирү мәктәбе узачак. Чара бер мәйданчыкта хирургларны, флебологларны һәм кан тамырлары хирургларын, шулай ук башка белгечлек табибларын: гематологларны, терапевтларны, кардиологларны, эндоваскуляр хирургларны, анестезиолог-реаниматологларны, ультратавыш һәм нур диагностикасы белгечләрен, сәламәтлек саклауны оештыручыларны берләштерәчәк. Белгечләр өчен катнашу бушлай.
Мәктәптә укытуның төп принциплары – практик юнәлеш, түләүсез катнашу, лекторлар һәм тыңлаучылар арасында дистанцияне кыскарту һәм бөтен илдә медицина хезмәтләренең тигез сыйфатына ирешү омтылышы.