Республика кан үзәге «Без бергә» оешмасы белән берлектә инде өченче ел паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча «Андрей» хәйрия акциясен уздыра, ул 4 февральдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көненә багышланган. Алты йөзгә якын казанлы әлеге үтенечкә җавап бирде һәм паллиатив пациентларга ярдәм итәргә килде. Аларның күбесе соңыннан даими донорлар булдылар.
Акция Андрейның хатыны инициативасы белән оештырылды, ире шундый пациентларның берсе иде һәм акция аның истәлегенә, хәзер үк кан кирәк булган бөтен кешеләргә багышланган. «Соңгы берничә айда әти донор каны аркасында яшәде һәм бу бик мөһим булды», — дип яза социаль челтәрләрдә аның кызы.
Барлык битараф булмаган кешеләрне 4 һәм 5 февральдә 7.30 сәгатьтән башлап 13.00 сәгатькә кадәр Җиңү Проспекты, 85 адресы буенча көтәләр.
Донорларга карата таләпләрне rckrt.ru сайтында "Донорлык" бүлегендә укырга мөмкин. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС кирәк.