Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне 8579 тапкыр коткарырга чыктылар

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне 8579 тапкыр коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1060 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 708 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 46 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 44 кеше зыян күрде, 2 кеше һәлак булды, 24 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 10 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 58 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 7138 чакыру үтәлде, шул санда көчле миокард инфарктлары – 53, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 173.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 54кә артты (авырулар исәбенә).  Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 6га, көчле миокард инфарктлары буенча 17гә артты. Чакырулар саны түбәндәгеләр буенча кимеде: янгыннар – 4кә, инсультлар – 27гә, бала табу буенча –12гә.  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 54кә артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп юнәлтү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International