«Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале кысаларында мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын Казан дәүләт медицина университетында каршы алдылар.
Булачак табиблар алдында сәламләү сүзе белән Казан ДМУ ректоры А.С. Созинов чыгыш ясады һәм еш бирелә торган сорауларга җавап бирде: университетка керү, уку процессының төзелеше һәм инновацияләре, идеаль медицина хезмәткәре темасы кузгатылды. Шулай ук ректорга иң яхшы сорау конкурсы җиңүчеләре дә сайланды.