28 гыйнвардан алып 31 гыйнварга кадәр Лейпцигта (Германия) эндоваскуляр хирургия буенча еллык халыкара конференция – Leipzig Interventional Course 2020 (LINK-2020) узды, анда яңа эшләнгән методикаларны тәкъдир итү өчен Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары Марат Равил улы Шәрәфетдинов һәм Рәшит Зөфәр улы Садыйков чакырылдылар.
Чарада аз инвазив интервенцион хирургия буенча бөтен дөньядан әйдәүче белгечләр катнаша.
29 гыйнварда диагностиканың һәм дәвалауның рентгенэндоваскуляр методлары буенча табиб Марат Равил улы Шәрәфетдинов авторлык методикасы турында доклад белән чыгыш ясады, ул министр Марат Наил улы Садыйков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән мөмкин булды, чөнки безнең хастаханәдә "NBC - technique" күкрәк аортасын эндопротезлау вакытында стент-графтны Inside фенестрирлау технологиясен куллану мөмкинлеге барлыкка килде.