Татарстанда табиблар шәхси клиникалардан дәүләт клиникаларына ешрак күчә башладылар

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Татарстанда табиблар дәүләт клиникаларыннан шәхси клиникаларга сирәгрәк китә һәм бюджет челтәренә ешрак әйләнеп кайта башлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде. «Узган ел нәтиҗәләре буенча без белгечләрнең хосусый медицина оешмаларыннан дәүләт челтәренә күбрәк килүен билгеләп үттек. Мәсәлән, 153 табиб дәүләт челтәренә килгән, 109 медицина хезмәткәре шәхси челтәргә киткән. Шулай да табибларның хосусый оешмалардан ешрак кайта башлавы тенденциясе күзәтелә", – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Валерия Белова, "Татар-информ" МА"

фото: "Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International