Бүген БРКХнең «Азино» эре сырхауханәсендә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль проекты кысаларында «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен» булдыру һәм тиражлау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне оештыруның региональ үзәге вәкилләре һәм шәһәрнең медицина учреждениеләренең җитәкчеләре катнаштылар. Клиника җитәкчелеге кунаклар өчен учреждение буенча таныштыру экскурсиясе үткәрде.