Бөтендөнья онкология белән көрәшү көнендә Түбән Кама ҮРХдә акция узды. «Без бергә» волонтерлык оешмасы активистлары, шулай ук Түбән Кама медицина көллияте студентлары-волонтерлары ТКҮРКПХнең пациентларына, табибларына һәм шәфкать туташларына төрле төстәге шарлар һәм тасмалар тараттылар.
Тасма, төсләренә карап, яман шешкә каршы көрәш символы булып тора. Мәсәлән, шәмәхә төстәге тасма барлык локализацияләрнең яман шешенә каршы көрәшне, алсу төс – сөт бизенең яман шешенә каршы көрәшне, кара – меланома белән көрәшне символлаштыра.