Әлмәттә балаларда кичектергесез халәтләр проблемалары турында фикер алыштылар

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, КДМУ һәм БРКХ «Кичектергесез педиатриянең көнүзәк бүлекләре» дигән пилот проектын башлап җибәрделәр. Балаларда кичектергесез халәтләр проблемасы педиатриянең барлык бүлекләре арасында әйдәп баручы урыннарның берсен алып тора. Балаларга кичектергесез ярдәм күрсәтү методлары медицина педиатрия фәненең иң яңа казанышларын исәпкә алып даими камилләштерелә.

2020 елның 29 гыйнварыннан алып 31 гыйнварына кадәр «Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең балалар сырхауханәсендә участок педиатрлары, хирурглары өчен «Кичектергесез педиатриянең көнүзәк бүлекләре» темасы буенча квалификация күтәрү циклы уздырылды. Укулар кафедра мөдире, профессор Д.И. Садыкова җитәкчелегендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы КДМУ ЮББ ФДБББУнең госпиталь педиатриясе кафедрасының хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International