Сәламәтлек саклау тармагы ветераны, тыл хезмәтчәне Сания Каюм кызы Садыйкова 95 яшьлеген билгеләп үтте

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген сәламәтлек саклау тармагы ветераны, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Садыйкова Сания Каюм кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге ТАССР Сәламәтлек саклау системасы белән бәйле.

Бүген юбилярны ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау ветераннары Советы хезмәткәрләре котладылар.

Сания Каюм кызы 1925 елның 5 февралендә ТАССРның Лаеш районы Сиңгел авылында туа. 1941-1942 елларда 16 яшендә шәфкать туташлары мәктәбендә белем ала. 1942 елда аны Казан шәһәренең тимгелле тиф белән авыручылар изоляторына җибәрәләр, анда ул 2 ай эшли, шуннан соң йогышлы авырулар хастаханәсенә шәфкать туташы итеп җибәрелә. Бу ил өчен катлаулы вакытта, нигездә, клиниканың пациентлары блокадалы Ленинградтан эвакуацияләнүчеләр булдылар. Йогышлы авырулар хастаханәсеннән соң С.К. Садыйкова, соңыннан 1 нче балалар хастаханәсенә үзгәртелгән, Казан шәһәре Сталин районының 3 нче балалар сырхауханәсендә участок шәфкать туташы булып эшләде.

Сания Каюм кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, «Тыл хезмәтчәне» исеменә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International