Зәй районында сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән медицина советы узды. Утырышта район башлыгы Разиф Кәримов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, хастаханәнең структур бүлекчәләре мөдирләре һәм хезмәткәрләре катнаштылар.
Зәй ҮРХнең баш табибы Айдар Фатыйхов демографик күрсәткечләргә һәм халыкның сәламәтлеге торышына анализ ясады, структур бүлекчәләрнең һәм хезмәтләрнең төп эшчәнлек юнәлешләре буенча эшенә бәя бирде, 2019 елда башкарылган эшкә йомгаклар ясады.