Казан шәһәренең «Салават Күпере» микрорайонында Илһам Шакиров проспекты буенча урнашкан 198 фатирлы ике йорт – № 9 һәм № 5 йортларда булачак яшәүчеләренә ачкычлар тапшырылды. Һәр йортта 18 торак кат, 2 подъезд, ә фатирларның гомуми торак мәйданы 10 мең квадрат метр чамасы тәшкил итә.
«Сезне бу бәхетле көнегез белән котлыйсым килә, бүген „Салават күпере“дә зур бәйрәм, без 198 фатирлы ике йорт тапшырабыз. Быел Дәүләт торак фондына 25 ел тула. Безнең юбилей. Бу елларда 170 меңгә якын гаилә фатир алды, аларның 48,5 меңе «Тузган торактан күчерү» программасы кысаларында фатир алды», — дип котлады яңа фатир ияләрен Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды каршындагы Казан регионара вәкиллеге җитәкчесе Алексей Гобәйдуллин.