Марат Садыйков Балтач ҮРХнә эш визиты белән килеп китте

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

6 февральдә «Балтач ҮРХ» ДАССУдә Сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенең йомгакларына багышланган киңәйтелгән медицина советы узды. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, хастаханәнең структур бүлекчәләре мөдирләре һәм хезмәткәрләре катнаштылар.

Балтач ҮРХнең баш табибы Газинур Давлиев учреждениеләрнең эшчәнлегенә һәм халыкның сәламәтлеге торышына анализ ясады, структур бүлекчәләрнең һәм хезмәтләрнең 2019 елдагы эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча эшенә бәя бирде.

Районда уңай табигый үсеш күзәтелә, туучылар саны 1000 кешегә 12,3 тәшкил итә. Бу Татарстан Республикасында иң югары күрсәткечләрнең берсе. 1000 кешегә гомуми үлем-китем саны 10,7гә кадәр кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International