100 еллыкны бәйрәм итү кысаларында Әлмәттә «Минем Татарстан» дигән тарихи-музыкаль викторина узды. Оештыручылар булып Сәламәтлек саклау ветераннары Советы, «Ветеран» Инвалидларны реабилитацияләү үзәге, Медицина профилактикасы үзәге, Әлмәт медицина көллияте һәм музыка көллияте белән берлектә ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе торды.
Иртәдән башлап Медицина профилактикасы үзәге белгечләре акцияне оештырдылар, аның барышында күп кенә теләүчеләр экспресс-метод белән үзләренең артериаль кан басымын һәм кандагы шикәр, холестерин дәрәҗәсен үлчәү мөмкинлегеннән файдаландылар, терапевт һәм кардиолог консультациясен алырга, инсультның килеп чыгу куркынычы, баланслы туклану, зарарлы гадәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат белән белем багажларын тулыландырырга мөмкин иделәр. Шул ук көнне Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне кысаларында реабилитацияләү үзәге табибы Артур Бакиров җыелучыларга онкологик авыруларны профилактикалау турында мәгълүмат бирде.