ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасында ГХФ штабының утырышы узды

2020 елның 7 феврале, җомга

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Россия Президенты Владимир Путинның гражданнар проблемаларын хәл итү буенча туры линиясен эшкәртеп җиткерү буенча ГХФ (Гомумроссия халык фронты) бердәм тематик штабының утырышы узды.

Россия Федерациясе Президенты, ГХФ лидеры Владимир Путин Халык фронтына "Владимир Путин белән туры линиягә" кергән мөрәҗәгатьләрне тикшереп торуны тәэмин итәргә кушты. Гомумроссия халык фронты бу мөрәҗәгатьләр белән эшләүне җайга салу өчен автоматлаштырылган система булдырды. Алар барысы да тематика буенча группаларга бүленә һәм Россиянең һәр регионында бердәм волонтерлык штабына керә. Штаб коммерцияле булмаган партнерлык оешмаларыннан, волонтерлардан һәм башкарма хакимият органнарыннан тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International