Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә йомгаклау медицина киңәшмәсе узды, анда 2019 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр.
Чарада ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, РФ ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Яр Чаллы шәһәр оешмасы рәисе Любовь Ховрычева катнаштылар. Госпитальнең конференц-залында баш табиб урынбасарлары, бүлек мөдирләре, табиблар, шәфкать туташлары һәм госпитальнең структур бүлекчәләре хезмәткәрләре җыелдылар.