ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Федераль дәүләт резервлары буенча агентлык вәкилләре белән киңәшмә узды. Утырыш эшендә РФ Росрезерв җитәкчесе урынбасары Игорь Гучас, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, республика дәвалау-профилактика учреждениеләренең вәкилләре, шулай ук министрлык хезмәткәрләре катнаштылар. Яклар киләчәк хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.