Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге җыештыру текстилен алдан хәзерләү ысулы белән профессиональ җыештыру системасын кертүне дәвам итә.
Билгеләп үтик, КБМҮ шәһәр дәвалау учреждениеләре арасында беренчеләрдән булып иске тәртип буенча җыештырудан баш тартты. Перинаталь үзәктә хастаханә эчендәге клинингны уңышлы гамәлгә керткәннән соң КБМҮнең Балалар хастаханәсендә дә хезмәт оештыру турында карар кабул ителде. Бүгенге көндә әлеге корпуста клинингны актив рәвештә гамәлгә кертү бара. Бу максатлар өчен өстәмә җиһазлар һәм текстиль сатып алынды.