Чистай муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең йомгаклау хисап җыелышында 2019 елда хастаханәнең эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр.
Медицина советы эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм ТР ССМ штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким катнаштылар.