Яшел Үзән медицина училищесында эш бирүче көне узды

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

“Яшел Үзән медицина училищесы” ДАҺББУдә эш бирүче көне узды. Конференциядә профессор, Казан ДМУ сәламәтлек саклавының региональ үсеше буенча проректоры Алексей Шулаев, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина белеме һәм аттестация бүлеге башлыгы Алсу Җәләлова, Яшел Үзән медицина училищесы директоры Рашат Латыйпов һәм үзәк район хастаханәләре вәкилләре чыгыш ясадылар.

Биектау сәламәтлек саклау белгечләре «Земский фельдшер» федераль программасы нигезендә районның кадрлар белән тәэмин ителеше буенча доклад белән чыгыш ясадылар. Безнең районда бүгенге көндә бу программадан дүрт фельдшер файдаланды. «Земский фельдшер» региональ проекты 2012 елдан бирле эшли торган «Земский доктор» федераль проектына охшаш рәвештә булдырылган. Проект яшьләрне авылга җәлеп итәргә тиеш, ә моның өчен яшь белгечкә - 500 мең сум бирелә, аны үз теләге белән сарыф итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International