БРКХ делегациясе эш визиты белән Казахстан Республикасы башкаласы – Нур-Солтан шәһәренә килеп китте, анда ул эре медицина учреждениеләренең эше белән танышты.
Татарстан табиблары 2 нче номерлы Күп профильле шәһәр балалар хастаханәсенә, «Милли кардиология үзәге» АҖ, Милли нейрохирургия үзәгенә, Казахстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм регионда ТР Вәкаләтле вәкиллегенә, шулай ук «University Medical Center» Корпоратив фондына килеп киттеләр.
Әлеге командировканың төп максаты – Казахстан Республикасының эре клиникаларының эше белән танышу, дустанә элемтәләрне җайга салу, балалар сәламәтлек саклавы һәм медицина туризмы өлкәсендә хезмәттәшлек итү.