ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы татарстанлыларны 2019 ел өчен ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын үтәү нәтиҗәләре турында фикер алышуга чакыра

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында 2019 ел өчен ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак.

Иҗтимагый совет утырышында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм алдан теркәлү узган республика гражданнары катнаша ала.

Алдан теркәлмәгән гражданнар, Иҗтимагый совет утырышы үткәрелә торган бинада буш урыннар булган очракта гына, чарада катнаша алачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проекты гамәлгә ашырыла.

Элегрәк проект кысаларында халык экспертлар белән берлектә Министрлык өчен 2019 елга бурычлар формалаштырган иде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен бурычларны сайлау буенча онлайн-сораштыруда ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 6,3 меңнән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International