Казанда элек наркотикларга бәйле кешеләрне эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда «Бәйле затларның ресоциализациясе һәм хезмәт реинтеграциясе. Закон аспектлары» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Наркология, психиатрия һәм психология өлкәсендәге белгечләр, бизнес, закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалауның һәм реабилитацияләүнең актуаль ысуллары, шул исәптән элеккеге наркотик кулланучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International